Минзәлә интернат-йортында юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

6 нчы март көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәре Василий Гриневка, Екатерина Николаевага һәм Хәмидә Вафинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булып узды.

Тыл хезмәтчәннәрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова килгән иде. Алар өлкәннәргә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Тыл хезмәтчәннәрен шулай ук ветераннар хоры да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International