Биектауда гаиләгә алынган әбине бәйрәм белән котладылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Шәмсеруй Низаметдин кызы Низаметдинованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Язгы бәйрәм уңаеннан «Өмет» комплекслы үзәге хезмәткәрләре Шәмсеруй Низаметдин кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International