ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Көн саен Апас муниципаль районында волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтәләр. Бүген алар ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәне А.В. Саматовага азык-төлек продуктлары китерделәр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Роскачество өлкән буын вәкилләрен карантинны үтәргә күндерүгә багышланган киңәшләр бирде. Бу хакта оешманың хәбәрендә әйтелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 30 мартыннан 14 апреленә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, хроник авырулары (шикәр диабеты, бронхиаль астма, бөерләрнең хроник авыруы, онкология авырулары) булган, инсульт яки инфаркт кичергән затлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә зарур булуы турында хәбәр итә.

Узган атна ахырында Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заказлар кабул итү буенча колл-үзәк эшли башлады. Бу хезмәтнең ничек эшләве турында бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Татарстанда беренче бала тапкан 483 яшь ана һәм өченче баласы туган 90 хатын-кыз 2020 елның 27 мартына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

18 марттан Татарстанда социаль хезмәткәрләр хроник авырулары булган 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга рецептур дару препаратлары китерә башлады.


28
март, 2020 ел
шимбә

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 2020 елның 6 апреленнән Татарстан Республикасының инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика үзәгендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекчәләрендә социаль хезмәтләр күрсәтү туктатылып тора.

Республикада коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан үткәрелә торган барлык массакүләм чаралар, шул исәптән төркемле дәресләр, күчмә консультацияләр, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче чаралар күчерелде.

Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар элемтәләр эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International