Татарстанда КФҮ вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФ эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.

Учреждениенең телефон үзәге гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр алу кебек) алу өчен запросларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Бу очракта күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итү кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International