Эпидемиологик хәл Тәтеш инвалидлар җәмгыяте эшенә үзгәрешләр кертте

2020 елның 27 марты, җомга

Тәтеш муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Григорьевна Халикова «Тәтеш балкышы» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләренә коронавирус инфекциясе вакытында өй режимын ничек саклавы турында сөйләде.

«Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары тарафыннан март һәм апрель айларына планлаштырылган барлык чаралар, башка шәһәрләргә сәфәрләр кичектерелде», – дип уртаклашты Нина Григорьевна.

Хәзер җәмгыятьнең барлык вәкилләре дә өйдә, телефон аша аралашалар, өй эшләре белән шөгыльләнәләр һәм, әлбәттә инде, белгечләрнең барлык күрсәтмәләрен үтиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International