Россиядә эшләми торган атна игълан итү турында

2020 елның 27 марты, җомга

Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр билгеләнгән.

Указ өзлексез эшләүче оешмалар, медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар, гадәттән тыш хәлләр шартларында, халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Указ белән тулырак Россия Президенты сайтында танышырга мөмкин – www.kremlin.ru.

Хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен бозу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең кайнар линиясенә, 8 991 190 25 95 номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International