Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим барлык кешеләрнең, шул исәптән өлкән буын вәкилләренең, планнарына үзгәрешләр кертә.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең төрле вируслы авыруларны аеруча авыр кичерүен истә тотып, өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә калырга, күп кеше булган һәм җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелырга өндиләр.
Шунысы куанычлы, күп кенә татарстанлылар вакытлыча чикләүләргә җаваплы карый һәм барлык тәкъдимнәрне дә үтәргә тырыша: өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең планлаштырылган сәфәрләрен, тантаналарын һәм башка чараларны кичектереп торалар.
Балык Бистәсе районында яшәүче Фирдания Хаҗип кызы Мингарипова «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшли. 4 апрельдә аңа 58 яшь тула, һәм Фирдания Хаҗип кызы үзенең туган көнен кафеда билгеләп үтәргә планлаштырган. Килеп туган хәлне исәпкә алып, Ф.Х. Мингарипова тантанадан баш тартты. Аның сүзләренә караганда, сәламәтлектән кыйммәтрәк берни дә юк, һәм бәйрәм өчен тормышны куркыныч астына куярга кирәкми.