Ярдәмгә волонтерлар килә: өлкән яшьтәге татарстанлыларны квитанцияләрне дистанцион рәвештә түләргә өйрәтәләр

2020 елның 27 марты, җомга

Буада, республиканың барлык муниципаль районнарындагы кебек үк, волонтерлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә өйгә азык-төлек һәм дарулар китерә, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләргә ярдәм итә.

Бүген социаль хезмәткәр-волонтерлар Буа муниципаль районының Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдиновага барып, торак-коммуналь хезмәтләргә онлайн түләү мөмкинлекләрен үзләштерергә булыштылар. Социаль хезмәткәрләр ярдәме белән Җәүһәрия Хөснетдинова телефонда «ТР хезмәтләре» кушымтасы урнаштырды һәм аның беләнэшләргә, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләргә өйрәнде.

Буа муниципаль районының өлкән яшьтәге гражданнары ярдәм сорап 8 (84374) 3-35-35, 3-38-05 телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International