Түбән Кама халкы белән коронавирус таралуны кисәтү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Торак секторда янгыннарны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән уртак ведомствоара рейдлар уздыралар. Мондый рейдлар вакытында белгечләр күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыралар.

Шулай ук ГТХМ инспекторлары автоном янгын хәбәрчеләре эшенең тәртибен аңлаталар. «Веста» үзәге белгечләре, үз чиратында, ата-аналарга һәм балаларга газ һәм электр җиһазларыннан куркынычсыз файдалану кирәклеге турында искә төшерәләр. Комиссия барлык гражданнарга кирәкле телефон номерлары язылган белешмәлекләр тапшыра.

Моннан тыш, белгечләр Түбән Камада яшәүчеләр белән COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча аңлату эшләре алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International