Эльмира Зарипова социаль түләүләрнең автомат рәвештә билгеләнүе турында сөйләде

2020 елның 27 марты, җомга

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов социаль ярдәм чараларын, кабат гариза бирмичә генә, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озынайту турында карар кабул итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга үзгәрешләр түбәндәге социаль ярдәм чараларына кагыла, дип сөйләде:

- юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү;

- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

- балалар бакчаларында баланы караган өчен түләүнең өлешенә өстәмә компенсация;

- даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

- хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалау урынына бару чыгымнарын компенсацияләү;

- беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү;

- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге карар 575,1 меңнән артык кешенең учреждениеләргә килү санын киметергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә яңа короновирус инфекциясе таралуны булдырмаска ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International