Билгеле булганча, вируслы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, өлкән буын кешеләре өчен аеруча куркыныч, шуңа күрә бу вакытта аларның өйдән чыкмавы һәм җәмәгать, күп кешеле урыннарга йөрмәве бик мөһим.
Республиканың социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә даими рәвештә социаль ярдәм чараларын Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә электрон рәвештә алырга мөмкин булуын искәртә. Коммуналь хезмәтләргә килгәндә, аларны да өйдән чыкмыйча түләргә мөмкин.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны коммуналь хезмәтләр өчен Портал аша түләргә өйрәтәләр. Кайбер өлкән яшьтәге кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен дистанцион рәвештә түләргә өйрәнде инде, калганнар да тиздән яңа мөмкинлекләрне үзләштерәчәкләр.