Социаль приютларда балаларны Интернет белән эшләргә өйрәтәләр

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 5 апрель көнне Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе М.Т. Гыйльфанова мәктәп яшендәге балалар белән «Социаль челтәрләрдәге төркемнәр» дигән дәрес үткәрде. Чара «Мәгълүмат навигаторы» яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Дәрес барышында укучылар социаль челтәрләрдә төркемнәр булдыру һәм эшләтү үзенчәлекләре, аларның балаларга йогынтысы турында фикер алыштылар. Лекция материалын тыңлаганнан соң, приютта тәрбияләнүчеләр Интернеттан файдалануның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International