«Шәфкать» үзәге психологы булачак әниләр белән онлайн-дәрес үткәрде

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында, 7 апрельдә Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгендә «Яңа туган баланы карау буенча беренче дәресләр» дигән чара узды.

Булачак әниләр өчен дистанцион дәресне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде. Дәрес хатын-кызларны яңа туган балаларны карауга психологик яктан әзерләүгә юнәлдерелгән иде.

Учреждениенең Инстаграмдагы @csontukay рәсми аккаунтында белгеч туры эфирда сабыйны карау кагыйдәләре турында сөйләде, сулышны торгызуга ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.

Онлайн чарада 19 авырлы хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International