Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Әкият атналыгы бара. Бу вакыйга кысаларында «Почемучки» төркеме тәрбияләнүчеләре «Кар патшабикәсе» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Балалар бу чарага бик тырышып әзерләнделәр: алдан ук сценарий уйладылар, әкияткә заманча мотивлар керттеләр.
Балаларның чыгышы шулкадәр эмоциональ килеп чыкты, чын артистлар чыгыш ясый дип уйларга мөмкин иде. Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар инде яшь йолдызлар, алар төрле конкурсларда, концертларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.