Үз-үзеңне изоляцияләү режимы: йортсызларга ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен дәүләт социаль адаптация үзәкләре бүген дә авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кабул итүне дәвам итәләр.

Татарстанда мондый үзәкләр өчәү – алар Казанда, Яр Чаллыда һәм Бөгелмәдә урнашкан. Алар 155 урынга исәпләнгән. Әйтик, Казанның «Шәфкать» үзәгендә 80 кеше яши. Үзәкләрдә авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне көненә өч тапкыр ашаталар.

Мондый үзәкләргә урнашыр алдыннан гражданнар поликлиникада флюорография һәм башка тикшерүләр узалар.

Социаль адаптация үзәкләре гражданнарны вакытлыча урнаштыру белән генә шөгыльләнми. Монда оператив рәвештә кирәкле документларны әзерлиләр, йортсыз кешеләрне интернат-йортларга билгелиләр. Кирәк булганда, белгечләр документларны торгызуда ярдәм итә, эшкә урнашуда булыша. Гомумән, мондый кешеләрне социаль адаптацияләү өчен бар нәрсә дә эшләнә.

Хәзерге вакытта үзәктә яшәүчеләр учреждениедән читкә чыкмый. Аларның иминлеге өчен Роспотребнадзорның барлык рекомендацияләре үтәлә. Әгәр кешенең температурасы күтәрелсә, тамагы авыртса, аны шунда ук изоляторга урнаштыралар һәм медицина бригадасын чакырталар.

Хезмәткәрләр дә саклык чараларын үти: алар барысы да медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин ителгән. Учреждениеләрдә җыештыру да даими үткәрелә.

Учреждениеләрнең контакт мәгълүматлары:

1. Бөгелмә муниципаль районында «Маяк» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге

Адрес: ТР, Бөгелмә шәһәре, Якупов ур., 38

Тел.: 8 (85594) 4-37-17

2. Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге

Адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы пр., 29А

Тел.: 8 (8552) 340-641

3. Казан шәһәренең «Шәфкать» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге

Адрес: ТР, Казань шәһәре, 1 нче Муромская ур., 33А

Телефон: 8 (843) 571-78-47, 571-78-67

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International