Махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре арасында дистанцион эш формалары популярлаша бара.
Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгендә эш өчен Инстаграм социаль челтәрен актив кулланалар. Анда белгечләр файдалы басмалар урнаштырып кына калмыйча, турыдан-туры эфирлар да уздыралар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова ике дистанцион чара үткәрде инде. «Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында вакытны ничек үткәрергә?» эфирын 26 кеше карады, аларның 9 – социаль хезмәтләр алучылар.
Спикер ата-аналар белән балаларның уртак чараларның мөһимлеге турында сөйләде, зурлар һәм балалар арасында элемтә җайлауга юнәлдерелгән берничә күнегү күрсәтте.
Шушы көннәрдә Римма Шакирова «Бала белән уртак уеннар өчен 30 идея» эфирын үткәрде. Чарада дистанцион рәвештә 10 социаль хезмәт алучы катнашты.