Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында саклык чараларын үтәү кирәклеге турында беләләр.
Учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, алар белән шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен кабатлыйлар. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләргә шәхси саклану чараларының файдасы турында да аңлаталар.
Шушы көннәрдә учреждение хезмәткәрләре үзләре саклагыч битлекләр текте, аларны интернат-йорт карамагындагыларга тараттылар.