Пластилин эше өлкәннәрдә вак моториканы үстерергә ярдәм итә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар, учреждениедән читкә чыкмыйча булса да, ялларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүләрен дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә тәрбияче С.А. Пантелеева социаль хезмәт алучылар белән әвәләп ясау буенча төркемле дәрес үткәрде. Чара интернат-йортта тормышка ашырыла торган «Изотерапия» һәм «Цветотерапия»технологияләре кысаларында оештырылды.

Пластилин белән эшләү нәниләргә генә түгел, өлкәннәргә дә бик ошый. Мондый дәресләр вакытында алар материал белән эшләргә өйрәнә, иҗади зәвыкларын үстерә. Моннан тыш, куллар белән эшләү өлкәннәрдә вак моториканы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International