«Теплый дом» приютындагы балалар виртуаль сәяхәт кылды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен язгы каникуллар вакытында Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кошлар дөньясы белән бәйле чаралар циклы үткәрелә. Алар 1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көненә багышланган.

Быел чара гадәти булмаган форматта узды. Тәрбияче Елена Мадурова балаларны виртуаль экологик сәяхәткә чакырды. Аның барышында балалар кошларның сирәк төрләре белән танышуны дәвам иттеләр, безнең як кошларының гадәтләре турында белделәр, табышмаклар чиштеләр. «Кошлар – безнең дуслар» викторинасында катнашу балаларга алган белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International