Иртәгә, 9 апрельдә, Татарстан Республикасында COVID-19га каршы көрәш штабы «Эшләми торган атна чорында хезмәт хокуклары турында» дигән темага туры эфир уздырачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
2020 елның 8 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 929 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 561 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 52 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 кешегә күбрәк.
Гомуми изоляция режимы социаль хезмәт алучылар белән дәресләрне туктатырга сәбәп түгел. Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әнә шулай дип саныйлар.
Курчак театры – кечкенә балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Курчак театрында балалар таныш уенчыклар күрә, ә тылсымлы вакыйгалар аларны мавыктыргыч дөньяга күчерә.
COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау максатларында Менделеевск муниципаль районының өлкән яшьтәге гражданнарына үз йортларыннан чыкмаска киңәш ителде.
Зәй районында «Антея» тегү-трикотаж ательесы җитәкчесе Елена Сергеева, хәйрия максатыннан, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә ательеда тегелгән 100 медицина битлеге тапшырды.
7 апрель көнне Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт бәйрәме узды.
Республикада коронавирус йогышы буенча профилактик чаралар үткәрү сәбәпле оештырылган, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен кайнар линияләр актив эшләп килә.
Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә азык-төлек, беренче чиратта кирәкле товарлар һәм дарулар китерү буенча кайнар линия эшен дәвам итә.