Эшсез статусын «Работа в России» порталы ярдәмендә алырга мөмкин

2020 елның 11 апреле, шимбә

Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Татарстанда мәшгульлек үзәкләре гражданнар белән дистанцион рәвештә эшли. 9 нчы апрельдән бөтен ил буенча гражданнарга эшсез сыйфатында теркәлү өчен гаризаны һәм эшсезлек буенча пособиене «Работа в России» (trudvsem.ru) порталы аша онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган тәртип эшли башлады.

«Работа в России» порталында гариза бирү өчен, гражданнарның расланган хисап язмасы булырга тиеш (ЕСИА аша керү).

Гаризадан тыш, кеше порталда үз резюмесын да беркетә. Бу мәшгульлек органнары туры килә торган вакансияләр эзли башлау өчен кирәк. Бүгенге көндә «Работа в России» порталында 38 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән.

«Работа в России» порталына гариза биргәннән соң, гражданны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособиене исәпләү турыдан-туры яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәкләре тарафыннан башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International