13 апрель көнне бердәм колл-үзәк телефонына һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә республиканың 554 өлкән кешесе мөрәҗәгать итте.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Интеллектуаль милек һәм уйлап табулар елына багышланган «Дөнья галимнәре һәм уйлап табучылары» дигән танып-белү дәресе узды.
Кичә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә муниципаль район башлыгы М. Шәйдуллин булып кайтты. Ул эшсезләрне теркәү һәм эш белән тәэмин итү хезмәтенең эшен оештыру, яңа эш эзләү һәм әлеге категория гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе белән танышты. Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы шартларында бу эш онлайн режимда алып барыла.
Чүпрәле районында урнашкан «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Анна Васильевна башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Акча хисап ярата» дигән танып-белү дәресе үткәрде.
Яшүсмерләрдә музыкаль-иҗади эшчәнлеккә аңлы караш формалаштыру максатыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гитарада уйнарга өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә.
Педагоглар җитәкчелегендә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кәрәзле телефоннарның файдасы һәм зыяны» дигән фәнни конференция әзерләделәр.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Александр Невский – рус җире сакчысы» дигән дәрес узды. Аны патриотик тәрбия бирү буенча «Булачак сакчылар» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрделәр.
«Люкс Мл Плюс» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 43,0 мең сум түләде.
Татарстанда беренче бала тапкан 513 яшь ана һәм өченче баласы туган 99 хатын-кыз 2020 елның 10 апреленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
«Работа в России» порталында эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерү тәртибе.