Баулы интернат-йортында Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә узды

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Татарстан сугыш елларында» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Әңгәмә барышында интернат-йортта яшәүчеләр якташлары – тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучылар язмышларын искә төшерделәр, аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук интернат-йорт карамагындагыларга викторина да тәкъдим ителде, аның сорауларына алар бик теләп җавап бирделәр.

Әңгәмә ахырында социаль хезмәт алучылар сугыш турында документаль фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International