Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Указы нигезендә, Татарстан Республикасында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.
Республикада яңа айлык түләүне җан башына кереме яшәү минимумыннан (9 450 сум) кимрәк булган гаиләләр алачак.
Түләү бер елга билгеләнә. Аның күләме узган елның икенче кварталында төбәктә балага билгеләнгән яшәү минимумының яртысына тиң булачак һәм ул 4 686,50 сум тәшкил итәчәк. Әгәр гаиләдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар берничә булса, түләүне аларның һәркайсына билгелиләр.
3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиене билгеләү өчен гражданинга РФ Дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки яшәү урыны буенча социаль яклау органнары аша электрон гариза бирү дә җитә. Калган документларны социаль яклау органнары үзләре җыячак.
Татарстан Республикасында 15 меңгә якын гаилә пособие ала алачак. Моның өчен бюджетта 831,76 млн сум резервланган.