Хезмәт министрлыгы тарафыннан, узган эш урынындагы керем дәрәҗәсенә карамастан, мәшгульлек органнарына 2020 елның 1 мартыннан мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар өчен өч айга (2020 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр) 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча максималь пособие билгеләргә мөмкинлек бирүче карар проекты әзерләнде. Балигъ булмаган балалары булган эшсез гражданнарга бу чорда һәр балигъ булмаган балага 3әр мең сум исәбеннән арттырылган пособие билгеләнәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары проекты Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
«Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме автомат рәвештә 11 нче көнгә, әгәр мөрәҗәгать итүче бу вакытка туры килә торган вакансия тапмаса, билгеләнәчәк. Эшсез кешенең гаиләсендә балигъ булмаганнар булса, пособие арттырылган күләмдә билгеләнәчәк. Өстәмә түләү балигъ булмаган һәр балага 3 мең сум тәшкил итәчәк», – дип аңлатты Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.