Тәтеш интернат-йортында тал песие бәйләмнәре ясадылар

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт» клубының чираттагы дәресе узды.

Социаль хезмәт алучылар тәрбияче Наталья Самаркина белән бергә Гайсә Мәсихнең Иерусалимга керүенең Евангелие тәгълиматын искә төшерделәр, Изге якшәмбене бәйрәм итү традицияләре һәм әлеге бәйрәм белән бәйле сынамышлар турында сөйләштеләр. Тал песие – бәйрәмнең төп символы, шулай ук ул сәламәтлек, шатлык һәм тормышны гәүдәләндерә.

Чарада катнашучылар үзләре һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен тал песиеннән кечкенә буклетлар ясадылар. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International