Зәйдә өлкәннәр өчен чираттагы хәйрия акциясе уза

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Коронавирус пандемиясе бөтен илдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу өчен битараф булмаган кешеләрне берләштерде.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларга даими иганәче ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр Риф Газизҗан улы Әхмәтҗанов район социаль яклау бүлегенә апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче ялгыз яшәүче өлкәннәргә чәчәк бәйләме бүләк итү инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

Андыйлар «Шатлык» үзәгендә 11 кеше. Аларның кайберләре бәйрәм букетлары алды инде. Мондый игътибар өйдә утыручы һәм аралашуда чикләнгән өлкәннәрне бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International