Дистанцион эш режимына күчү сәбәпле, Татарстанның мәшгульлек үзәкләре эш эзләүче гражданнар өчен төркемле онлайн-консультацияләр үткәрү тәҗрибәсен кертә. Чаралар вебинарлар форматында узачак.
Беренче шундый вебинар пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы белән үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, кичә гражданнарга эшсез сыйфатында теркәлү өчен гаризаны һәм эшсезлек буенча пособиене «Работа в России» (trudvsem.ru) порталы аша онлайн рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган тәртип эшли башлады.
Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары мәшгульлек үзәкләре вебинарларының графигы монда >>.