«Работа в России» порталы мәшгульлек үзәкләренә дистанцион мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ачты

2020 елның 10 апреле, җомга

Кешегә эшсез сыйфатында исәпкә алу өчен гариза бирергә һәм эшсезлек буенча пособиене онлайн – «Работа в России» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган тәртип эшли башлады.

Мәшгульлек органнары туры килә торган вакансияләр эзли башласын өчен, кешегә сайтта гариза һәм резюме тутыру да җитә. Яңа тәртип хезмәт кенәгәсенең, эштән азат итү турындагы боерыкның һәм алдагы эш бирүчедән уртача айлык хезмәт хакы турындагы белешмәнең күчермәсен бирү кирәгеннән азат итә. Элеккеге эш урыны һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы мәгълүматны, шулай ук гаризада күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеген мәшгульлек үзәкләре ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән ачыклаячак.

Вакансияләр тәкъдимнәре булган очракта, алар кешенең шәхси кабинетына киләчәк. Шунда ук дәгъва кылучы үзен кызыксындырган тәкъдимгә җавап бирә ала, ә эш бирүче, үз чиратында, резюме белән таныша, эшкә яки әңгәмәгә чакыра ала. 11 көннән дә соңга калмыйча, бу вакыт эчендә кеше эшкә урнаша алмаса, аңа пособие билгеләнәчәк.

Элегрәк гражданны эшсез дип тану турында карар мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан кешенең мәшгульлек үзәгенә паспорт, хезмәт кенәгәсе яки аны алмаштыручы документлар, аның квалификациясен таныклаучы документлар, соңгы эш (хезмәт) урыны буенча соңгы өч айда уртача хезмәт хакы турында белешмә белән шәхсән мөрәҗәгать иткәннән соң кабул ителә иде. Моңа кадәр, әгәр мәшгульлек органнары 10 көн дәвамында эш эзләүчегә туры килә торган эш таба алмаса, гариза бирүче эшсез дип таныла иде. Элек бу 10 көндә кеше вакансияләр турында мәгълүмат алу һәм тәкъдим ителгән позицияләргә кабул ителүе турында хисап бирү өчен мәшгульлек үзәкләренә шәхсән йөрергә тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International