13 апрель көнне бердәм колл-үзәк телефонына һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә республиканың 554 өлкән кешесе мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 30 % – азык-төлек һәм дару чаралары китерүгә гаризалар, ә 70 % – консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр. Шулай итеп, кайнар линия операторлары тарафыннан 388 консультация күрсәтелде.
Татарстанда, элеккечә үк, коронавирус йогышы буенча профилактик чаралар үткәрү сәбәпле, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган азык-төлек, дару чаралары һәм беренче чиратта кирәкле товарларны китерү буенча кайнар линияләр актив эшли.
Көн дә шалтыратуларның күп булуы бу хезмәтнең Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен социаль әһәмияткә ия һәм файдалы булуы турында сөйли. Әйтик, 28 марттан 13 апрельгә кадәр кайнар линияләргә республиканың 7 991 кешесе мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.
Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.