«Теплый дом» приютында балаларның финанс грамоталылыгын арттыралар

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Чүпрәле районында урнашкан «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Анна Васильевна башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Акча хисап ярата» дигән танып-белү дәресе үткәрде.

Чара театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды. Аның максаты – балаларда икътисадый байлыкларга сакчыл караш формалаштыру, сакчыллык күнекмәләрен үстерү.

Дәрес «Сез акча турында нәрсә беләсез?» дигән викторинадан башланды. Тәрбияләнүчеләр акчаның функцияләрен ачыклаучы сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан сәхнәдә Сум барлыкка килде, ул балаларга үзенең көндәлек «бурычлары» турында сөйләде. Инфляция барлыкка килгәннән соң, Сум авырып китте, ләкин уртак көч белән балалар валютаны саклап кала алдылар.

Чара ахырында балалар табышмакларга җавап бирделәр. Шулай итеп, алар алган белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International