Түбән Кама социаль приютында Россиянең хәрби дан көненә багышланган дәрес узды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Александр Невский – рус җире сакчысы» дигән дәрес узды. Аны патриотик тәрбия бирү буенча «Булачак сакчылар» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрделәр.

Приют карамагындагылар 1242 елда Чуд күле бозында булган сугыш тарихы белән таныштылар. Балалар Боз өсте сугышы – илнең хәрби тарихында иң танылган көрәшләрнең берсе турында белделәр. Тәрбияче Анжелика Пушкова Бөек Новгород князе Александр Невский күпсанлы Ливон ордены өстеннән җиңү яулавы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Дәрес ахырында викторина узды, анда балалар үзләренең тарих буенча белемнәрен күрсәттеләр.

«Бу тарихта бик мөһим вакыйга. Ә Александр Невский безнең малайлар өчен батырлык, ышаныч һәм патриотизм үрнәге булачак», – дип уртаклашты Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International