«Хыял» социаль приютында балаларны гитарада уйнарга өйрәтәләр

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Яшүсмерләрдә музыкаль-иҗади эшчәнлеккә аңлы караш формалаштыру максатыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гитарада уйнарга өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә.

Балалар дәресләргә бик теләп йөри. Бу чара гомуми музыкаль мәдәниятне үстерә, заманча автор-башкаручыларның мәдәни мирасы һәм иҗаты белән, шулай ук автор җыры кебек жанр үзенчәлекләре белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International