Азнакай районы башлыгы мәшгульлек үзәгенең дистанцион эше белән танышты

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Кичә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә муниципаль район башлыгы М. Шәйдуллин булып кайтты. Ул эшсезләрне теркәү һәм эш белән тәэмин итү хезмәтенең эшен оештыру, яңа эш эзләү һәм әлеге категория гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе белән танышты. Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы шартларында бу эш онлайн режимда алып барыла.

Мәшгульлек үзәге директоры Л. Ганиева эшсез статусын алу өчен гариза бирү тәртибе турында сөйләде, моны дистанцион рәвештә, «Работа в России» порталы аша башкарырга мөмкин.

Эшсезләрне теркәү тәртибе, яңа эш эзләү һәм эшсезлек буенча пособие билгеләү турында мәгълүмат Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең рәсми сайтында (http://aznakaevotrud.ru/) һәм учреждениенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми битендә @czn.aznakaevo урнаштырылган.

Атна саен чәршәмбе һәм җомга көннәрендә мәшгульлек үзәге Инстаграмдагы битендә түбәндәге темаларга вебинарлар үткәрә:

- «Работа в России» порталында туры килә торган эш эзләү максатларында гражданнарны теркәү тәртибе турында»;

- «Билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибе турында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International