«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр фәнни конференция үткәрделәр

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Педагоглар җитәкчелегендә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кәрәзле телефоннарның файдасы һәм зыяны» дигән фәнни конференция әзерләделәр.

Кәрәзле телефон – элемтә чарасы, хәзерге вакытта ул бөтен кешедә диярлек бар: балаларда, яшүсмерләрдә, зурларда, өлкәннәрдә. Әмма кәрәзле телефоннарның һәрвакытта да файда китермәвен, кеше организмына зыян сала алуын күпләр белми. Яшүсмерләр яшьтәшләренә кесә телефонының тискәре йогынтысы һәм гаджеттан файдаланганда вакытлыча чикләүләр турында сөйләделәр. Шулай ук фәнни конференцияне оештыручылар катнашучыларга көндәлек тормышта кесә телефоннарыннан куркынычсыз файдалану өчен киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International