«Работа в России» порталында эшсезлек буенча пособие ничек рәсмиләштерергә?

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Гариза бирү өчен түбәндәгене башкарырга кирәк:

- «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә һәм учет язмасын расларга 

- «Работа в России» порталында авторизация узарга 

- Резюмены бастырырга 

- Гариза формасын тутырырга

«Работа в России» порталында авторизация

1. Эш эзләүчеләр өчен керү битенә узыгыз. 

2. «Войти» кнопкасына басыгыз.

3. «Войти» битендә «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан логин һәм пароль кертегез. «Войти»га басыгыз.

4. Эш эзләүченең шәхси кабинетының төп бите ачылачак.

«Работа в России» порталында резюме бастыру

5. Югары «Меню»дан «Добавить резюме» бүлегенә күчегез.

6. Резюме конструкторына мәгълүмат кертегез. Хезмәт хакы, эшчәнлек өлкәсе, теләгән вазыйфа, регион, E-mail, белем дәрәҗәсе, хезмәт эшчәнлеге тарихы турында мәгълүмат тутыру мәҗбүри.

7. «Сохранить» кнопкасына басыгыз.

8. Сезнең резюме халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә тикшерүгә җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәсе резюмеда күрсәтелгән e-mail адресына җибәреләчәк.

Эшсезлек буенча пособие алуга гариза формасын тутыру

9. Уңышлы тикшерү узганнан һәм Сезнең резюме басылып чыкканнан соң, «Подать заявление» кнопкасына басыгыз. 

10. 2020 елда пособие күләме турында мәгълүмат белән танышыгыз.

11. «Оформить пособие по безработице» кнопкасына басыгыз.

12. Тутырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. Әгәр мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәсә, Сезнең шәхси мәгълүматны үзгәртү өчен Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыгызга күчегез. 

13. «Резюме» блогында элек бастырылган резюмегызны сайлагыз. 

Әгәр Сезнең резюме юк икән, «создать резюме» кнопкасына басыгыз һәм «Публикация резюме на портале «Работа в России» бүлегендә китерелгән адымнарны үтәгез.

14. «Адрес места жительства» блогында паспортта яки башка документта күрсәтелгән (яшәү урыны буенча теркәлү турында белешмә) яшәү урыны буенча гамәлдәге теркәү адресын күрсәтегез. 

15. «Место оказания услуги» блогында Сез теркәлгән Россия Федерациясе субъектын һәм гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә дәүләт ярдәме алганда үзара хезмәттәшлек итәргә теләгән халыкны эш белән тәэмин итү үзәген сайлагыз.

16. Эшсезлек буенча пособие алу өчен уңайлы ысулны күрсәтегез һәм кирәкле мәгълүматны тутырыгыз.

17. «Способы связи» блогында контакт мәгълүматларын тикшерегез. Кирәк булса, мәгълүматны үзгәртегез яки тутырыгыз.

18. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү максатларында персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны раслау өчен билгеләр куеп чыгыгыз. 

Игътибар итегез, ризалык бирү турында билгеләр куймаган очракта, «Отправить заявление» кнопкасы эшләми.

19. «Отправить заявление» кнопкасына басыгыз.

Эшсезлек буенча пособие билгеләү буенча өстәмә мәгълүмат белән Сез бу биттә таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International