Республика президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары оештырылды.
Кичә бердәм колл-үзәк телефонына һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә барлыгы республиканың 456 өлкән кешесе мөрәҗәгать итте.
Республикада COVID-19 коронавирусына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итеп була торган кайнар линия телефоннары эшли.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 49 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 кешегә азрак.
2020 елның 15 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 13 882 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 953 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,68 % тәшкил итә.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Лениногорскиның «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Наталья Ташлинцева балалар белән дистанцион режимда эшли.
Казан шәһәренең «КАМИ» ҖЧҖ тегүчеләрне оператив рәвештә эшкә урнаштырырга әзер.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан салават күпере» программасы тормышка ашырыла. Ул балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итәргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләргә юнәлдерелгән.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы заказы буенча, Интернетны үстерү институты федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының, аларның учреждениеләрнең, дәүләт хезмәтләре һәм сервислары порталларының, күп функцияле үзәкләрнең, югары уку йортларының һ.б. 10,4 меңнән артык сайтын тикшерәчәк.
Коронавирус пандемиясе чорында табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар көн саен кешеләрнең гомерен саклап калалар, халыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтәләр.