Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Баулы районының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралар кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тыл хезмәтчәннәренең видеоязмалары циклы алып барыла. «Кырыс сугыш елларының тере шаһитлары» проектының максаты – тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында хәтерне саклау.
Чираттагы видеога Баулы интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Искәндәр Хәлфи улы Җәләев төште.
Сугыш елларында Искәндәр Хәлфи улы «Урал» колхозында эшли. Сугыштан соң ул белем ала һәм 1978 елга кадәр туган колхозында хисапчы булып эшли. 1979 елда Искәндәр абый Әлмәт шәһәренә күчеп килә, анда 1998 елга кадәр склад мөдире булып эшли.
Интернат-йортта яшәүче күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.