Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән даими рәвештә «Ишегалды уеннары фестивале» үткәрелә.
Балалар рәхәтләнеп «Вышибалы», «Путаница», «Салки», «Качышлы» кебек уеннар уйныйлар.
Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, күмәк чаралар коллективтагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерергә ярдәм итә.