«Веста» үзәге һәм аның карамагындагылар #Тынычлыккошы75 акциясенә кушылдылар

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Дөньядагы һәр кеше сугыштан курка һәм үзенең киләчәге, балалары һәм оныклары өчен тыныч булырга тели. Бөек бәйрәмгә – Җиңү көненә бик аз вакыт калды. Бу бәйрәм көнен безнең халыкка үзизоляция шартларында үткәрергә туры киләчәк, әмма бу каһарманны искә алырга комачауламый.

4 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы өч яшьлек кызы белән «Әни+сабый» клубында катнашучылар өчен «Дөнья күгәрчене» дигән онлайн-дәрес үткәрде. Ул катнашучыларга күгәрченнең тынычлык һәм яхшылык символы булуын сөйләде. Бөек Ватан сугышы елларында бу кошлар меңләп хат ташыган.

Педагог онлайн-дәрестә катнашучыларга #Тынычлыккошы75 челленджына кушылырга һәм балалары белән кәгазь күгәрченнәр әзерләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International