Татарстанда территориаль социаль яклау органнары һәм РМЯҮ бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасында яшәүчеләр!

Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, 2020 елның 11 маена кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль районнарда (шәһәр округларында) территориаль социаль яклау органнары һәм Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычларын минимальләштерү максатларында социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирүне автомат рәвештә 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озайту турында карар кабул ителде:

- юл йөрү өчен айлык акчалата түләү;

- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие бирү;

- балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү;

- даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

- хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү;

- беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү;

- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) түбәндәге социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен гариза бирергә мөмкин:

- күп балалы гаиләләр өчен каралган социаль ярдәм чаралары;

- 1,5 яшькә кадәр бала өчен айлык пособие;

- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар;

- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирү;

- балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү;

- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие бирү;

- юл йөрү өчен айлык акчалата түләү.

Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация алу өчен сез ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнарының түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган телефоннары: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/adress_organ.htm, Республика матди ярдәм үзәге бүлекләренең түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган кайнар линия телефоннары: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International