Юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау кысаларында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча агитбригада оештырылды.
Балигъ булмаган балалар театральләштерелгән эшчәнлек аша юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыталар. Әйтик, приютта тәрбияләнүчеләр «Минем дустым светофор!» дигән ролик төшерделәр. Шулай ук яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренә һәм тормышларына карата сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар.
Чара ахырында балалар мультфильмнар карадылар. Әлеге чарада барлыгы 14 кеше катнашты.