«Ялкын» социаль приютында 1 нче Майны билгеләп үттеләр

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

1 май көнне, бөтен ил Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үткәндә, Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр спорт эстафетасында катнаштылар.

Эстафетаның барлык конкурслары һәм уеннары балаларның физик сыйфатларын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнарның хәрәкәт активлыгын күтәрүгә, үзара ярдәмчеллек хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Учреждение территориясендә, саф һавада узган уеннардан соң, балалар «Асфальтта рәсемнәр» дигән котлау әзерләделәр.

Шулай ук балалар педагоглар белән берлектә үсемлекләр утырту өчен клумбалар һәм теплицаларны әзерләү буенча хезмәт десанты оештырдылар. Беренче май көне «Өйгә юл» фильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International