«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр белән патриотик юнәлештәге дәресләр үткәрәләр

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

Җиңү көне алдыннан приютта тәрбияләнүчеләр геройларның батырлыклары белән танышалар, тематик фильмнар карыйлар, Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр укыйлар, сугыш җырлары тыңлыйлар.

Шушы көннәрдә балалар «Биш дус» фильмын карадылар. Аннан соң тәрбиячеләр балалар белән киноның кызыклы мизгелләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International