«Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында Балтач районында яшәүче 479 кеше азык-төлек җыелмалары алачак

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Кичә Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе фургоны килде. Азык-төлек җыелмаларын бушатырга волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары булышты.

Акция кысаларында Балтач муниципаль районында яшәүче 479 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.

Акциядә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Ул Нурма авылыннан Хәйруллиннар һәм Галиевлар гаиләсенә азык-төлек тартмалары тапшырды. Шулай ук район башлыгы Галия Садиковага азык-төлек җыелмасы да алып килде.

Беренче азык-төлек җыелмаларын район авылларында да тапшырдылар инде.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International