Министрлык «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә конкурсның республика этабын уздыра

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында игълан итә. Конкурста министрлык карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, шулай ук башка милек формасындагы оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурсның бурычлары:

- халыкка социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион технологияләргә ярдәм итү;

- учреждениеләрнең профессиональ, талантлы, иҗади эшләүче белгечләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

- учреждениеләр хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

I этап 2020 нче елның 4 маеннан 2 июненә кадәр социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында үткәрелә. Беренче этапта җиңүчеләргә тәкъдимнәр һәм кирәкле документлар (Нигезләмәне карагыз) конкурсны оештыручыга 2020 елның 4 июненә кадәр җибәрелә.

II этап 2020 нче елның 5 июненнән 19 июненә кадәр узачак.

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләү 2020 елның III кварталында булачак.

Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча мәгълүматны 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International