Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында дүрт балалы Татарстан гаиләләре азык-төлек ярдәме алачак.
5 майда «Магнит» компаниясе формалаштырган азык-төлек пакетлары Балтач районына да китерелде.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Саляховлар гаиләсенә азык-төлек пакетлары тапшырды. Балтач районында барлыгы 47 гаилә шундый ярдәм алачак.
Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.