«Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Ышаныч телефоны» дигән акция үткәрде.
Чара онлайн режимында учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында узды. Акциядә 26 кеше катнашты.
Акциянең асылы гражданнарга ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт иде. Шулай итеп, психолог Интернетта ышаныч телефоны эше, аның әһәмияте һәм кешеләр өчен кирәклеге турында язма урнаштырды. Кешеләр бу мәгълүмат белән үзләренең интернет-битләрендә уртаклаштылар.