Кичә, 6 май көнне, Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Чара ZOOM платформасында үткәрелде.
Утырыш барышында белгечләр балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына килгән дүрт сигнал картасын карадылар. Шулай ук очрашуда катнашучылар тарафыннан ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән уртак эш нәтиҗәләре каралды һәм анализланды.
Һәр гаилә буенча тиешле карарлар кабул ителде.