Татарстанның Алексеевск районы юлчылары өч картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
«Алексеевскдорстрой» ААҖ аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясендә катнашуын дәвам итә. Шулай итеп, юл оешмасы хезмәткәрләре өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә бал, җиләк-җимеш һәм төрле тәм-томнар белән азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Аерым алганда, Алексеевск районының интернат-йортында тәрбияләнүче 49 кеше, Әлки интернат-йортыннан 72 кеше һәм Болгар интернат-йортыннан 61 кеше азык-төлек алды.
Хәзерге вакытта Татарстанда интернат-йортлар санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы карантинда.